Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Әниемнең җылы кочагы"

               Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесе әниләр көне буларак билгеләнеп үтелә. Без дә бу бәйрәмнән читтә калмадык. Киң катлам китап укучылар өчен авыл мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Алып баручылар  кичәне әниләр көненең үткәрә башлау тарихы белән таныштырудан башлап җибәрделәр һәм котлаулар, матур җырлар белән дәвам иттеләр. 2022 ел халык сәнгате елы уңаеннан кичәбезнең бер өлешендә  “Чишмә буенда” исемле фольклор күренеш күрсәтелде.  Алга таба да кичәдә матур җырлар, биюләр, әниләрне олылаучы шигырьләр күп яңгырады. Укучы балаларның чыгышлары әниләрнең күңеленә бигрәк тә хуш килде. Бәйрәм уңаеннан фойеда “Җәннәт әниләрнең аяк астында” исемле китап күргәзмәсе ясалып куелды.