"Авылым хатын-кызлары Бөек Ватан сугышында"
Хатын-кыз һәм сугыш. Болар – бер - берсенә ят төшенчәләр, аларны янәшә куеп, үзара бәйләнештә әйтүе дә сәер. Ләкин без илебез тарихында үз Ватаныбыз иминлеген саклап яуга күтәрелгән хатын-кызларның исемнәрен әйтә алабыз. Казанбаш авылыннан да 9 гүзәл зат бу изге яуда катнашкан, күрсәткән батырлыклары өчен орден – медальләргә лаек булганнар. (бер кызыбыз сугыш кырында ятып калган). “Ак калфак” клубына йөрүчеләр белән шушы хатын-кызлар белән таныштык. Кичә өчен презентация һәм “Арыслан йөрәкле нәфис затлар” исемле китап күргәзмәсе ясалды.