Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

Сәнгать төне - 2022

                             

4 ноябрь – Сәнгать төне буларак игълан ителде. Бу көнне без яшьләргә яңа гына китапханәгә кайткан “Айдар Фәйзрахманов. Юлын белгән арымас” китабын тәкъдим иттек.  Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, татар милли сәнгатен саклауда һәм аны халыкка җиткерүдә, таратуда бик күп көч куеп эшләүче һәм яшәүче Айдар Фәйзрахманов -  безнең якташыбыз. Укучылар аның тормыш юлы, гаиләсе,  иҗади эшчәнлеге турында тыңладылар. Китап үзе дә нәкъ менә аны төрле яктан ачып бирә торган итеп төзелгән. Шулай ук китапханәдә А. Фәйзрахмановка багышланган папка да тупланып килә. Укучыларга ул папкадагы газета-журнал мәкаләләрен дә тәкъдим иттек. Һәм, әлбәттә, язмада аның  җырларын да тыңлап киттек. Шушы китапка багышлап социаль челтәрдә аның җыр клибы да чыккан иде укучылар белән шул клипны да карап киттек.