Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Татарымның тәкъдир китабы"

    6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Бу датага киң катлам китап укучылар өчен без “Татарымның тәкъдир китабы” исемле күргәзмә-викторина әзерләдек. Башта без укучыларга күпмилләтле республикабыз, аның төп традицияләре, аның административ-территориаль бүленеше турында сөйләдек. Республика буларак аның символлары бар: герб, гимн, флаг.  Алар турында да әйтеп уздык. Шундый кереш өлешеннән соң китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү тәкъдим итте. Күргәзмәдә укучыларыбызга викторина сорауларына җавап бирергә ярдәм итәчәк китаплар куелган иде.  Аннары укучылар өчен без берничә турда әзерләнгән  викторина тәкъдим иттек.  «Конституция турында» (Конституция статьялары буенча сораулар), «Татарстан халыклары телләре турында», «Милли традицияләр» (милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр турында сораулар), «Татарстан тарихы», «Безнең символлар» һәм «Әдәбият». «Әдәбият» турында укучыларга  Татарстан Республикасы турында шигырьләрдән өзекләр тәкъдим ителгән иде, укучылар аларның авторларын атарга тиеш иде. Барлык авторлар да күргәзмәдә тәкъдим ителгән иде. Җавапны белмәгән очракта, укучыларга күргәзмәне кулланып белергә мөмкинлек бирелде.