Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Дуслык, бердәмлек белән көчле без!"

Казанбаш авыл китапханәсендә «Дуслык, бердәмлек белән көчле без!” тарихи белемнәр сәгате яшүсмерләр өчен 4 ноябрь – Халыклар дуслыгы һәм бердәмлек көне уңаеннан уздырылды.  Тарихи сәгатьтә яшьләр китапханәченең әлеге истәлекле датаның барлыкка килү тарихы, бәйрәмнең төп геройлары - Д.Пожарский  белән К. Минин - турында чыгышын тыңладылар.  Шулай ук яшүсмерләргә шушы болгавыр заманны яктырткан китапларга, газета-җурнал мәкаләләренә күзәтү тәкъдим ителде.

      Россия бик күп сугышлар күргән ил. Бүгенге көндә дә безнең ил  Украинада махсус хәрби операция алып барырга мәҗбүр. Тарихи сәгатьнең икенче өлешен шушы темага багышладык. Яшьләр белән әлеге сугыш, мобилизация, референдум нәтиҗәсендә Россия дәүләтенә кушылган өлкәләр һәм безнең заман геройлары турында әңгәмә уздырдык. Әңгәмәдә “Илебез иминлеге өчен” исемле китап күргәзмәсендә урын алган матбугат басмаларын кулландык.