Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Җиңү кайтавазы мәңгелек"

    Җиңү көне илебезнең иң кадерле бәйрәме. Бу көн һәр елны тантаналы рәвештә бәйрәм ителә. Казанбаш авылында да ул 6 майда ук Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг белән башланып китте.  Тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән мәктәп коллективы, район администрациясе, авыл җирлеге вәкилләре тәбрикләде. Ә ветераннар үзләренең истәлекләрен һәм теләкләрен яшь буынга җиткерделәр.

      9 май көнне авыл халкы өчен мәдәният йортында  “Җиңү кайтавазы мәңгелек” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Авыл халкы тагын бер кат сугыш чоры авырлыкларын, шул чактагы җырларны, шигырьләрне искә төшерде. Авылыбызның каләм тибрәтүчеләре дә үзләренең шигьри юлларын укып киттеләр.