Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Әтиләр сүзе - акылның үзе"

      Россиядә, 2021 елдан башлап, мөһим гаилә бәйрәме – әтиләр көне билгеләп үтелә.  Әлеге бәйрәм  РФ Президенты Указы белән «гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата-ананың әһәмиятен арттыру максатларында» билгеләнгән.  Аны бәйрәм итү датасы -  октябрьнең өченче якшәмбесе. Бу яңа, истәлекле датаны без "Әтиләр сүзе - акыл үзенең үзе” музыкаль уены белән билгеләп үттек.  Чараны яраткан әтиләребезне бәйрәм белән котлаудан, бу бәйрәмнең ничек һәм кайчан барлыкка килүе турында сөйләүдән, әтиләрнең гаиләдәге роле, балаларны тәрбияләүдә катнашулары турында сөйләүдән башладык.  Аннары без «Көйне таны» уенына күчтек.  Анда уенчылар – әтиләр булды. Әтиләр өчен 4 тема әзерләнде, аларның һәркайсында бишәр көй: "Кинофильм", "Мультфильм", “Татар халык җырлары" һәм "Эстрада җырлары".

  Әтиләр уенны бик күңелле һәм җанлы итеп алып барды. Барлык көйләрне дә атадылар. Җыр сүзләре буенча җырны тану уенын да уңышлы гына җиңеп чыктылар.

  Уен тәмамлангач, әтиләр арасында җиңүчеләрне билгеләп, аларны котлап һәм бүләкләп киттек. Ахырдан китап  укучыларга "Әтиләр сүзе – акылның үзе" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү тәкъдим ителде.