Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Хәзинәле гомер"

       18 сентябрь РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, атаклы җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, якташыбыз Гариф Ахуновның туган көне. Бу көнне 9 сыйныф укучылары китапханәдә кунак булды. Алар белән Гариф аганың тормыш юлын һәм иҗатын искә төшердек. Язучыга багышлап ел саен иҗат кичәләре үткәргәнгә күрә бу юлы искә төшерүне сорау – җавап форматында оештырдык.

     Гариф Ахуновның туган авылы Кечкенә Өчиле авылына сәяхәт итеп, аның авыл турындагы истәлекләрен барладык. Укучыларга “Арча даһие Гариф Ахунов” исемле китап күргәзмәсен тәкъдим иттек. Язучы турында истәлек китапларыннан аның хезмәттәшләренең язмаларын укып киттек. Гариф ага Казанбаш авылы турында да күп язган. Укучылар белән шушы язмаларны, китапларны барладык. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л. Габдрахманова Г.Ахуновның “Казанбаш уңганнары”  мәкаләсенең тарихы белән таныштырып китте.   

      Кичәбезне йомгаклап якташыбыз буларак, Казанбаш мәктәбенең укучысы буларак, халык язучысы Г.Ахуновны һәм аның иҗатын без һичшиксез белергә һәм өйрәнергә тиешлекне азсызыклап үттек.