Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Ул кабызган утлар"

      15 сентябрьдә татар совет драматургы, театр эшлеклесе, актер, режиссер, ТАССРның атказанган артисты Кәрим Тинчуринга 135 яшь тулды. Әлеге истәлекле датага без 4-8 нче сыйныф укучылары өчен « Ул кабызган утлары» кичә-портретын үткәрдек. Кичә башында без, презентация ярдәмендә, укучыларны драматургның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдык, аның фаҗигале язмышы турында сөйләдек,  әсәрләренә күзәтү ясап үттек.  Соңыннан укучылар белән сөйләгән материалны беркетү өчен квест-уен уздырдык.

     Кичәбебезнең чираттагы пункты Кәрим Тинчурин исемендәге Казан театры белән танышу булды, анда безнең авылдашыбыз Ф. Н.Мөсәгыйтов театр җитәкчесе булып эшли.

      Кичә «Зәңгәр шәл» драмасының өзеген карау белән тәмамланды.