Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Җиһан нурын сыйдыргандыр сезнең йөрәк җылыгыз!"

              Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында китапханә иң элек үзенең өлкән яшьтәге китап укучыларын “В контакте” социаль челтәрендә котлау һәм Н.Ахуновның шигырен куеп тәбрикләде. Шулай ук бу көннәрдә мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләребезгә бүләкләр өләштек. 

     Ункөнлекне “Җиһан нурын сыйдыргандыр сезнең йөрәк җылыгыз!” исемле әдәби-музыкаль кичә белән төгәлләдек.  Кадерле кунакларыбызны кайнар чәй һәм тәмле ризыклар белән каршы алдык. Соңыннан аларны тамаша залына чакырдык. Алып баручылар иң назлы, иң ихлас, иң мәрхәмәтле  әби-бабайларны бәйрәм белән котлап киттеләр.  Алар өчен музыкаль программа тәкъдим ителде - матур җырлар, биюләр, җылы котлаулар яңгырады. Әлеге теманы яктырткан күп шигырьләр яңгырады, "Көзге көннең күркәм бәйрәме" китап күргәзмәсенә кыскача күзәтү ясалды. Шулай ук өлкәннәргә берничә уен  да тәкъдим иттек. Өлкәннәр  табышмакларга җаваплар эзләделәр, җәзалы музыкаль уенда төрле биремнәр башкардылар: шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, Коръән сүрәләрен укыдылар, бәйрәм белән котладылар. Өлкәннәребез барысын да булдыралар. Барлык җәзаларны да бик җиңел башкарып чыктылар.  Шулай ук без аларга кызыклы лотерея уены тәкъдим иттек.