Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Ислам - мәрхәмәтлелек дине"

    2022 елда  Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулды. Ел буе әлеге датага багышлап төрле чаралар уздырылды. Безнең китапханәдә дә “Бар юллар Болгарга илтә” исемле китап күргәзмәсе ел буе эшләп килде һәм ул яңа чыккан матбугат басмалары белән даими рәвештә тулыландырылып торды. Ә 26 августта китап укучыларны китапханәгә “Ислам – мәрхәмәтлелек дине” исемле тарихи сәгатькә чакырдык. Иң элек китап укучыларны 922 елгы вакыйгалар, ислам динен кабул итүнең алшартлары белән таныштырып киттек. Аннары аларга шушы вакыйгаларны тасвирлаган “Ибне Фазланның Итил елгасына сәяхәте” китабын тәкъдим иттек, китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык. Икенче өлештә авылыбыз абыстайлары ислам дине, ислам диненең кабул итүе турында, динебезнең кагыйдәләре турында сөйләп киттеләр, догалар укыдылар.  Аннары түгәрәк өстәл артында кичәгә килгән өлкәннәребез дин, республикабыз, авылдагы проблемалар, авылдашларыбызның дингә, мәчеткә, зиратларга булган мөнәсәбәтләрен белдерделәр, киңәшләрен әйтеп үттеләр.