Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Җирем, суым, Ватаным - минем Татарстаным!"

   Дөньяның күп кенә илләрендә иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе булып Республика көне тора. Бу көн Татарстанның истәлекле даталарының рәсми календарендә дә аерым урын алып тора: ел саен 30 августта этнос вәкилләре һәм әлеге территориядә яшәүчеләр тантаналы рәвештә үз бәйрәмнәрен билгеләп үтә, бу рәсми ял көне. Шунысы игътибарга лаек, 30 август — Татарстан Республикасы көне генә түгел, Казан халкы Шәһәр көнен дә  билгеләп үтә. “Җирем, суым, Ватаным - минем Татарстаным" исемле әдәби - музыкаль кичә белән без дә бу истәлекле датаны билгеләп үттек.

    Беренче чиратта без укучыларыбыз өчен "Татарстан: гасырдан гасырга" исемле китап күргәзмәсе әзерләп тәкъдим иттек. Анда республика тарихы, аның күпмилләтле халкы, аларның традицияләре турында әдәбият тәкъдим ителде. 2022 нче ел - Россия халыкларының мәдәни мирасы елы буларак, традицияләр һәм халык мәдәнияте буенча әдәбиятны тупларга тырыштык.  Ә әдәби-музыкаль кичәне без мәдәният йорты янындагы мәйданда үткәрдек.  Алып баручылар бәйрәмнең тарихы, Татарстан Республикасының барлыкка килү тарихы турында сөйләп киттеләр.  Авыл җирлеге башлыгы урынбасары авылдашларны бәйрәм белән котлады. Кичәдә матур җырлар, тематик шигырьләр һәм, әлбәттә, җылы котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Шулай ук без авылдашларыбызга  милли, музыкаль уеннар һәм викторина тәкъдим иттек. Бәйрәм чарасы күмәк биюләр белән тәмамланды.