Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Без татулык, тынычлык яклы!"

Казанбаш авыл китапханәсендә " Без татулык, тынычлык яклы!" исемле терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган белешмә-мәгълүмат сәгате уздырылды. Очрашуга яшүсмерләр чакырылды. Башта яшүсмерләр китапханәченең терроризм, аның нәтиҗәләре турында кереш сүзен тыңладылар, иң зур террорчылык актларын искә алдык. Бесландагы вакыйгаларга тулырак тукталдык, чөнки нәкъ менә шушы вакыйгалар әлеге датаның нигезенә салынган. Аннары балалар терроризм турында презентация белән таныштылар. Укучылар белән әңгәмәдә без шикле предметлар табылса, аноним террористик янаулар алган очракта  үзебезне ничек тотарга кирәклеген ачыкларга тырыштык. Бу очраклар без яшүсмерләргә тәкъдим иткән плакатта һәм белешмәлектә тасвирланган. Без шулай ук балаларга Арча террорчылык белән көрәш комиссиясенең телефон номерларын өләштек һәм аларны һәрвакыт уяу, игътибарлы һәм сак булырга өндәдек. Соңыннан укучылар китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар.