Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Син Тукайны беләсеңме?"

27 апрель көнне  Казанбаш мәктәбендә,  татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында,   “Син Тукайны беләсеңме?” исемле сорау –җавап кичәсе  уздырылды.  Әлбәттә инде,  сораулар Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча әзерләнде һәм алар презентация слайдлары ярдәмендә укучыларга җиткерелде.  Һәр дөрес җавап өчен укучылар тәмле призлар алдылар.  Ахырдан “Тукай иҗатын иң күп белүче” номинациясендә укучы билгеләнде. Шулай ук 2017 елда Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын да атап үттек.