Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Син шагыйрьләр солтаны"

Һәр елны бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көндә шигырь бәйрәме уздырыла. Бу традиция быел да көчендә калды. 26 нчы апрель көнне Казанбаш мәктәбе коллективы белән берлектә  “Син шагыйрьләр солтаны” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды.

    Кичәне алып баручылар укучыларны Тукай иҗаты буйлап сәяхәткә алып чыктылар, ә укучылар аның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар. Г. Тукай шигырьләренең кайберләре хәтта 3 телдә (татар, рус, инглиз телләрендә) яңгырады.