Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Энҗе бөртекләре"

Татар милләтен, татар җанын, татар телен саклыйм, дисәң, Тукай рухын, Тукай мирасын сакларга кирәк. Аны белергә кирәк. Шуның өчен дә ел саен без шагыйрьнең туган аенда төрле кичәләр ярдәмендә аның иҗатын өйрәнәбез. Шушы максат белән Тукайның яңа басылып чыккан “Әтәч илә Энҗе бөртеге” исемле мәсәлләр китабын тәкъдир итү кичәсе уздырдык. Иң элек укучыларны Г. Тукайның бай иҗади мирасы, аның татар әдәбияты һәм татар халкы өчен әһәмияте  турында сөйләп киттек. Авыр балачагы, михнәтле тормышы турында да әйтеп үттек.  Шулай ук укучыларны мәсәл жанры, аның күренекле вәкилләре  белән таныштырдык.

     Кичәнең икенче өлешендә укучылар Габдулла Тукай мәсәлләре буйлап сәяхәт иттеләр. Мәсәлләрнең эчтәлеген аңлаттылар, аларга нәтиҗә ясадылар. Кичә укучыларга бик файдалы булды. Тукай иҗатын күпме өйрәнсәң дә, ул яңа яклары белән ачыла бара.