Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Хыялый галәм Йолдызы"

10 апрельдә балаларның яраткан шагыйрәсе, А. Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, журналистларның “Бәллүр каләм” бүләге иясе  Йолдыз Шәрәповага 55 яшь тулды.  Аның гомер бәйрәмен без дә “Хыялый галәм Йолдызы” исемле  әдәби-музыкаль кичә белән билгеләп үттек.  Күңеле белән, фикер йөртүе белән чын балалар шагыйре  булган Йолдыз апаның шигырьләре бик матур һәм тәрбияви, аларны укыган саен укыйсы гына килеп тора. Шуңа күрә укучылар бик теләп аның шигырьләрен ятладылар һәм кичәдә иптәшләренә сөйләп тә бирделәр. Китапханәче исә укучыларны шагыйрәнең тормыш юлы, зур, тату гаиләсе һәм китаплары белән таныштырды.  Кичә өчен презентация һәм “Тылсымлы сүзләр” исемле китап күргәзмәсе әзерләнеп укучыларга тәкъдим ителде. Очрашуыбыз 1 сыйныф укучылары башкаруында Йолдыз Шәрәпова сүзләренә язылган “Тылсымлы сүзләр” җыры белән тәмамланды.