Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Син, балачак, иң матур чак!"

Җәйнең беренче көне барлык балаларның уртак бәйрәме. Халыкара балаларны яклау көнендә без дә кечкенә генә бәйрәм ясап алдык. Бу көнне балаларны сабантуй аланына кунакка чакырдык. Башта укучыларга бу бәйрәмнең тарихы, әһәмияте, балаларны нәрсәләрдән яклау кирәклеге турында, балаларны яклау конвенциясе турында сөйләшеп алдык. Бу эштә олылар гына түгел, балаларның үзләренең дә катнашуы кирәклеген азсызыклап үттек. Аларның юл йөрү, мәктәп, этикет кагыйдәләрен үтәүләре,  үз-үзеңне олылар, чит кешеләр, яшьтәшләрең белән тоту кагыйдәләрен белүләре аларны бик күп күңелсезлекләрдән коткарып калырга мөмкин. Ә без өлкәннәр сезне һәрвакыт якларга, сакларга әзер. Шундый кереш өлештән балалар командаларга бүленеп төрле уеннар уйнап көч сынаштылар. Хәрәкәтле уеннар арасында, табышмак әйтешү, китап геройларын тану кебек уеннар да урын алды. Балаларга тәм-томнар да өләштек.