"Авыл - мәдәни мирас сандыгы"
30 нчы май көнне Яңа Кырлай авылы модель китапханәсе базасында Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасының күчмә семинары үтте. Аның бер бүлеге район күләмендә игълан ителгән "Авыл - мәдәни мирас сандыгы" бәйгесенә багышланды. Бу көнне Казанбаш авылы китапханәчесе дә үзенең эшен тәкъдим итте.