Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Бөек Петр I, бөек реформатор"

   Россия иленең иң данлыклы, иң бөек императоры Петр I нең тууына быел 350 ел булды. Шул уңайдан китапханәдә белешмә-мәгълүмат сәгате уздырдык. Иң элек, әлбәттә, аның балачагына, яшүсмер елларына тукталдык. Нинди булуы, нәрсәгә омтылуы турында бәян иттек. Россиянең бөек держава булуын бөтен барлыгы белән теләгән һәм шуның өчен тырышкан император буларак, ул хакимлек иткән чордагы үзгәрешләр, реформалар турында укучыларга сөйләп киттек. Бигрәк тә тулырак аның армияне көчле итү  һәм флотны булдыру өчен хезмәтләрен  ачып бирергә, аның көчле характерын,  гадилеген һәм гаделлеген мисаллар белән ачып бирергә тырыштык. Яңа ел, чыршы бизәү кебек указларына да тукталдык.

Петр I турында язылган китапларга күзәтү ясадык.

     Ахырдан укучылар бөек император турында, аның ничек итеп Санкт-Петербург шәһәрен төзүе турында фильм карадылар.