Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Әкияттә кунакта"

      Рус теле көне уңаеннан без мәктәп яны лагере балалары белән «Әкияттә кунакта» исемле әдәби конкурс үткәрдек. Беренче өлештә укучыларга рус теле, рус язучылары, рус теле көне тарихы турында сөйләдек. Безнең күпмилләтле илебездә халыкларның үзара  аралашуында рус теленең урыны һәм әһәмияте турында сөйләштек. Аннары балалар әкиятләр буенча табышмаклар, шарадалар, ребуслар чиштеләр һәм алып баручының сорауларына җавап бирделәр, геройларны һәм әкиятләрдән предметларны таныдылар, пазллар салдылар. Сорауларны без А.С.Пушкин әкиятләре буенча әзерләдек. Уен вакытында рус теле грамматикасын кабатлаган әңгәмәләр үткәрелде. Балалар өчен “Там на неведомых дорожках” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.  Ахырдан А.С.Пушкинның “Руслан һәм Людмила” поэмасыннан өзекне яттан укыдык.