Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Хәтерләрдә мәңге сакланыр"

1941 елның 22 июне -  Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе. Нәкъ менә шул көнне 1941 елның җәендә безнең ил тарихында иң канкойгыч һәм куркыныч сугыш башланды. Хәзер бу көн - Хәтер һәм Кайгы көне буларак билгеләнеп үтелә. Бу датаны без укучылар белән хәтер кичәсе итеп билгеләп үттек. Кичә һәйкәл янында узды. Укучылар өчен без “Хәтер исәннәр өчен кирәк” дип исемләнгән китап күргәзмәсен әзерләдек һәм аны укучыларга тәкъдим иттек.  Алып баручылар кыскача гына Бөек Ватан сугышы, бу тарихи, истәлекле датаны игълан итү тарихына тукталдылар.

     Аннары без каһарманнарыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдык. Шәмнәр кабызып “Хәтер шәме” бөтенроссия акциясенә кушылдык. Аннары балалар асфальтта рәсем ясадылар.

   Ә кичен, шунда ук яшьләр белән дә һәйкәл янында тагын “Хәтер шәмнәре”н кабыздык.