Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Эшләп үскән - ныгыган, эшләмичә кем уңган?"

      Җәйге мәктәп лагерына йөрүче балалар белән кеше тормышында хезмәт, аның әһәмияте турында дәрес үткәрдек. Очрашуны бер кызыклы очракны сөйләүдән башлап җибәрдек һәм шушы очрак турында фикер алышып кичәгә кереп киттек. Укучылар хезмәтнең һәр кешене кеше итүдә тоткан урыны турында китапханәче чыгышын тыңладылар. Балалар әдәбиятында хезмәтне ярату, ялкаулык турындагы әсәрләрне искә төшереп киттек. Г. Тукай әсәрләрен искә төшердек,  А. Алишның “Ялкаулык –хурлык, тырышлык – зурлык” әкиятен кычкырып укып чыктык.

     Аннары укучылар үзләренең өйдә нинди эшләр эшләүләре белән таныштырып киттеләр, әти-әниләренең һөнәрләрен атап үттеләр. Шулай ук укучылар белән эш, хезмәт турындагы татар халык мәкальләре белән танышып чыктык. (Укучылар икегә бүленгән мәкальләрне  үзләре парлап, мәкальләр белән иптәшләрен дә таныштырып киттеләр) Шулай ук укучылар белән һөнәрләр турында бер уен уйнап алдык. Дәрескә нәтиҗә ясап балалар белән тырыш булырга, әти-әниләргә, укытучыларга гел булышырга, өлкәннәрнең сүзләрен тыңларга һәм үзебездә хезмәткә ярату һәм хөрмәт тәрбияләргә килештек .