Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Бер гасыр янәшә"

    Быел май аенда  «Казан утлары» әдәби-сәнгать һәм иҗтимагый-сәяси журналының беренче саны басылуына 100 ел тулды.  “Казан утлары” журналы күренекле һәм яшь татар язучыларының әсәрләрен, Татарстан Республикасы күренекле тәнкыйтьчеләренең һәм журналистларының актуаль аналитик һәм публицистик мәкаләләрен иң беренче бастырып чыгаручы, әдәбият сөючеләрнең яраткан  татар әдәби  журналы булып кала.  Бу датага без «Бер гасыр янәшә» дип исемләнгән белешмә- мәгълүмат сәгате үткәрдек. Очрашуның башында әлеге журнал тарихына экскурсия үткәрдек.  Укучыларга журналның башлангычы, аның берничә тапкыр үзгәртелгән исемнәре, популяр рубрикалары, редакторлары турында сөйләдек. Журналда танылган язучылар гына түгел, ә иҗат юлын әле башлап кына җибәрүчеләр дә,  иҗат белән күңел өчен шөгыльләнүчеләрнең дә әсәрләре  дә басыла.  Шулай итеп, журналның берничә номерында Арча үзешчән авторларыбызның шигырьләре басылды. Без укучыларны әлеге басмалар белән  таныштырдык.

        Мәгълүмат сәгате өчен китап күргәзмәсе әзерләнде һәм аңа күзәтү тәкъдим ителде.