Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Без Тукайлы халык мәңгегә"

Апрель ае - бөек шагыйребез Габдулла Тукай ае. Шуңа күрә китапханәдә бөек якташыбызга багышланган "Мәңге дәртле җырчы син, Тукай" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Ә 26 апрель - шагыйрь туган көнне без "Без Тукайлы халык мәңгегә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрдек.

Кичә шагыйрь иҗатының татар әдәбиятындагы әһәмияте турында сөйләүдән башланып китте. Алып баручылар шагыйрьнең биографиясе белән таныштырдылар, Г.Тукайның авыр балачак еллары, аның әкиятләре, яшүсмер еллары, аның иҗатка ничек килүе турында сөйләделәр.  Таныштыру презентация белән үрелеп барды.  Аннары без шагыйрьнең иҗатына тукталдык.  Алып баручыларның чыгышлары  арасында укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар,  кайбер шигырьләрне сәхнәләштереп уйнап киттеләр, шулай ук аның җырлары да яңгырады.

    Кичә китап күргәзмәсенә күзәтү һәм “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.