Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Гаилә - бәхет ачкычы"

15 май – Халыкара гаиләләр көне уңаеннан китапханәдә  “Гаилә – бәхет ачкычы”  исемле гаилә - баттл бәйгесе уздырылды.   Кереш өлештә гаиләләрне бәйрәм белән котладык,  бәйрәмнең әз генә тарихы белән таныштырдык. Икенче өлештә бәйгегә чакырылган дүрт гаилә үзара көч сынашты. 1 нче һәм 2 нче турларда гаиләләргә сораулар тәкъдим ителде. Сораулар гаилә, тормыш алып бару, мәхәббәт темаларына кагылышлы итеп әзерләнде. Шулай ук бәйрәм темасына туры килә торган табышмаклар, шигырь, әсәрләрдән өзекләр буенча да сораулар бар иде.  3 нче турда исә гаиләләрне практик сораулар көтә иде: ребус чишү, игътибарлылыкка уеннар, гаиләләр темасына кагылышлы мәкальләрне парлау, бер-береңә матур сүзләр әйтү, гаиләдәге вазыйфаларны кемнең ничек башкаруын ачыклау кебек уеннар  кызыклы да, мавыктыргыч та, шул ук вакытта файдалы да булдылар. Турлар тәмамланганнан соң, гаиләләребез белән сорауларның җавапларын бергәләп ачыкладык, җиңүчеләрне билгеләп  һәм гаиләләребезне бүләкләп киттек. 

   Ахырдан  китапханә кунакларына “Яшәүнең иң олы мәгънәсе, саклауда гаилә тамырын” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү тәкъдим ителде.