Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Читаем детям о Великой Отечественной войне"

  Казанбаш авылы китапханәсе Самара өлкәсе балалар китапханәсе игълан иткән  “Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз”  исеме астында  XIII Халыкара акциягә кушылды. Акция шартлары буенча 5 май көнне балаларга Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләр кычкырып  укылырга тиеш. Без бу көнне Казанбаш мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән очраштык. Укучыларга башта Бөек Ватан сугыш турында сөйләп киттек. Сугышның озынлыгы, тылдагы һәм фронттагыларның күргән михнәтләре, ачлык, ялангачлык, зур югалтулар, сугыш чоры балалары кичергән авырлыклар турында әйтеп үттек. Бу михнәтләрне тагын да күбрәк күзаллау өчен безгә күбрәк китаплар укырга кирәклеген азсызыклап үттек.  Аннары укучыларга С. Алексеевның “Сто рассказов о войне” китабыннан “Как "Катюша" "Катюшей” стала" хикәясен һәм Н. Каштановның “Бөркеткә сәлам әйтегез” китабыннан  “Әти нинди була ул?” хикәясен кычкырып укыдык. Ахырдан укучылар белән укылган хикәяләр буенча әңгәмә кордык. Очрашуны китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамладык.