Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Безнең өчен табышмак- космонавт өчен туган як"

  12 апрель - Космонавтика көне уңаеннан мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары өчен "Безнең өчен табышмак - космонавт өчен туган як" исемле уенлы, кызыклы мәгълүмат сәгате уздырылды.  Укучыларга презентация слайдлары ярдәмендә космонавтиканың нигезендә торган галимнәр турында, беренче космонавт- хайваннар турында, беренче ракеталар, беренче спутниклар, һәм, ниһаять, Ю.Гагарин турында сөйләнде. Шулай ук космосның ни өчен кирәклеге турында да әйтеп уздык. Космос һәм ракеталар турында тулырак белү өчен укучыларны “Йолдызларга карап” китап күргәзмәсендә урын алган китаплар белән танышырга чакырып, аларга күзәтү ясадык.

     Ахырдан укучыларга  космик символларга бәйле уеннар тәкъдим иттек.( укучылар өстәлдәге китаплар,  журналлар арасыннан күк җисемнәрен эзләделәр, космонавтларга бирелә торган ризыкларны тасвирлап күрсәттеләр, авырлыкны югалтуны күрсәтү өчен шарларны идәнгә төшермичә уйнарга тырыштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һ.б.)