Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Кесмәс буе сылуы"

 20 апрельдә якташыбыз, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның иҗатын пропагандалау максатыннан без "Кесмәс буе сылуы" исемле әдәби кафе оештырдык. Әдәби кафега шигырь сөюче китап укучылар чакырылган иде. Башта без укучыларны С.Әхмәтҗанованың биографиясе белән таныштырдык. Таныштыруга ярдәмгә "Оч иреккә, җырым!" күргәзмәсе һәм презентация ясалды.  Шундый кереш өлештән соң без шагыйрәнең иҗатына күчтек. Әдәби кафеның һәр кунагы аның үзенә ошаган шигырен укыды. Шулай ук якташыбыз юбилее турында, аның яңа әсәрләре басылган вакытлы матбугатның яңа басмаларына күзәтү үткәрдек. «Казан утлары», «Сәхнә», «Сөембикә» журналларында, «Мәдәни җомга»газетасында шундый кызыклы мәкаләләр дөнья күрде инде. Сания Әхмәтҗанованың шигырьләренә бик күп җырлар язылган. Аның популяр җырлары да очрашуда яңгырады. Матбугат битләрендә аның кайбер җырларының туу тарихлары  да бирелгән иде, китап укучыларны алар белән дә таныштырып киттек. Бу чара дустанә, җылы шартларда, чәй өстәле артында узды.