Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Йолдызлар чакыра"

   12 нче апрель – Космонавтика көне уңаеннан Казанбаш мәктәбендә  “Йолдызлар чакыра” исемле конкурс уздырылды. Укучылар иң элек кешене галәм киңлекләренең, җемелдәп янучы йолдызларның  элек-электән үк үзенә тартып торуы, күк йөзе белән бәйле мифлар, легендалар турында тыңладылар. Очрашуның икенче өлеше конкурс буларак дәвам итте. Презентация слайдларына язылган сорауларга укучылар җаваплар эзләделәр.   Шулай итеп  бу өлкәдәге белемнәрен  сынап карадылар. Сораулар галәмне яулаучылар, гомумән космонавтика тарихы, кояш системасы планеталары буенча әзерләнгән иде.

       Ахырдан укучылар “Очсыз –кырыйсыз күк бит ул!” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар.