Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Авылым- горурлыгым"

       Авылдашларга Казанбаш һәм Көтек авыллары турындагы мәгълүматны күбрәк җиткерү максатыннан китапханәдә мәгълүмат көне уздырылды. Бу көнне китапханәдә “Туган авылым минем” һәм “Казан синнән башлана ди, и Казанбаш, Казанбаш”  (Г. Ахунов)  исемле китап күргәзмәләре эшләде. Һәм авыл халкын андагы әдәбият белән таныштырдык. Авыл тарихын, аның күренекле кешеләрен туплаган папкалар, төрле елларда уздырылган чараларны тасвирлаган папкалар, бигрәк тә авыл турында вакытлы матбугат басмаларында чыккан мәкаләләр җыелган папкаларны китап укучылар зур кызыксыну белән карады.

     Мәгълүмат көненең бер өлеше 5 сыйныф укучылары белән үтте. Авыл тарихын өйрәнүчеләр түгәрәгенә йөрүче укучылар белән шулай ук тарихи басмаларга тукталдык. “Казанбаш авылы тарихы” папкасы ярдәмендә  тарихка сәяхәт кылдык. 1905 нче елгы хуҗалык кенәгәсе белән таныштык. Шулай ук күренекле кешеләребез - Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Хәстиев, Гариф Ахунов, Казанбаш белән бәйле Мөхәммәт Мәһдиев, Диас Вәлиев һәм үзешчән иҗат кешеләребез турында да әйтеп киттек, китап күргәзмәләренә күзәтү ясадык.

    Мәгълүмат көненең өченче өлешендә мәдәният хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырдык. Киңәшмәдә, булган материалларны анализлап алганнан соң, тыл ветераннарының һәм сугыш чоры балаларының шулай ук исемлекләрен булдыру, алар турында мәгълүматларны туплау бурычы куйдык.