Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Хайваннар дөньясында"

    Балаларга экологик тәрбия бирү максатын күз алдында тотып Казанбаш балалар бакчасы балалары белән “Хайваннар дөньясында” исемле экологик лото уздырдык.  Беренче өлештә китапханәче балаларга табигать, үсемлекләр, хайваннар дөньялары, алар арасындагы бәйләнешләр һәм табигатьне саклау турында  сөйләп китте. Икенче өлеше лото уены белән дәвам итте.  Лото мичкәчекләре ярдәмендә балалар үзләренә тиешле сорауны сайлап, аңа җавап эзләделәр. Сораулар хайваннар дөньясы турында иде. Бирелгән сорауларга җаваплар алгач, балалар белән кайбер хайваннарның үз-үзләрен тотышлары турында әңгәмәләр дә корып, уйнап та алдык. (аю булып йөрү, сыер булып мөгрәү, кошлар булып очу кебек һәм башка шундый күнегүләр белән ял да итеп алдык)

Хайваннар рәсемнәре төшкән пазлларны да җыйдык ул көнне һәм табышмаклар ярдәмендә нинди хайван икәнен билгеләдек.

       Ахырдан укучыларга “Кызыклы дөнья – хайваннар дөньясы”  исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм балалар үзләренә ошаган китапларны сайлап алдылар.