Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Нәүрүз мөбарәк булсын!"

Нәүрүз  сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” (нәү – яңа, рүз – көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.

   20 март көнне без дә Казанбаш мәдәният йорты каршында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрдек.  Бәйрәм балаларның элеккеге йола буенча Нәүрүз бүләкләрен, карга боткасына ярмалар җыю күренешеннән башланып китте. Нәүрүзбикәне каршылау,  Кыш бабай белән Нәүрүзбикәнең көч сынашуы, ярышуы катнашучыларны күмәк биюләргә алып кереп китте.

    Аннары  майлы коймак белән  самовардан кайнар чәйләр эчә-эчә бәйрәм балалар һәм өлкәннәр катнашындагы уеннар белән дәвам итте. Күмәкләп чаңгы шуу, кашыкка йомырка салып йөгерү, себерке белән шар тәгәрәтү, аркан тартышу, капкалы кебек хәрәкәтле уеннар күп булды бу көнне. Уеннар арасында куелган концерт номерлары, күмәк биюләр бәйрәмне тагын да ямьләде.  Җыелган халыкның  олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп ял итте.