"Әй, хатын -кыз, әгәр син булмасаң, сүнәр иде тормыш дөньяда!"
8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның мәдәни мирасы елы кысаларында мәдәният йортында әдәби-музыкаль, фольклор кичә уздырдык. Кичәне кадерле хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлап, музыкаль бүләк белән ачып җибәрдек. Аннары бәйрәмебез “Балага исем кушу” йоласы белән дәвам итте. Үзешчән артистлар хатын-кызларга, әниләргә багышланган шигырьләр яңгыратты. Соңрак тамашачыларга “Орчык бәйрәме” фольклор күренешен дә тәкъдим иттек. Андагы биремнәр, күмәк уеннар, күмәк җырлар, яшьләрнең җырлы – биюле уеннары тамашачылар күңеленә хуш килде. Ахырдан кичәбез музыкаль номерлар белән дәвам итте.