Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Ягез әле, егетләр!"

        22 февраль көнне Казанбаш мәдәният йорты фойесында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ягез әле, егетләр!” исемле кичә - ярыш уздырылды. Конкурсларга кереп киткәнче алып баручылар барлык ир-егетләрне бәйрәм белән тәбрик итеп, матур җыр аша котлап киттеләр.

  Ярышта  ике команда  - мәктәп укучылары һәм студентлар командалары көч сынашты. Иң элек ярышта катнашучылар үзләре белән таныштырып киттеләр. Командаларның исемен һәм девизын яңгыраттылар.  Алга таба төрле конкурслар аша егетләрнең  осталыкларын күзәттек.  Алар  төймә тагу,  кызларга чәч ясау,  кызлар белән танышу осталыкларында көч сынаштылар. Шулай ук спорт бәйгеләре белән аларның физик әзерлекләрен дә карап киттек. Әдәби характердагы биремнәрне дә уңышлы гына үтәп чыктылар егетләр. Ярышлар арасында концерт номерлары куелды, тамашачылар белән  уеннар уйналды. Сорау, табышмакларны хәрби темага да якынайтырга тырыштык. Ахырдан жюри үзенең нәтиҗәләрен чыгарып уенчыларны котлады һәм  истәлекле бүләкләр тапшырды.