Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Арча - һөнәрчеләр ягы".

2022 ел Россиядә Россия халык сәнгате һәм халыкларның мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Агымдагы ел кысаларында Казанбаш мәдәният йортында «Арча  - һөнәрчеләр ягы»  исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чыннан да, безнең ата-бабаларыбыз нинди генә һөнәрләр үзләштермәгән бит. Һәр авыл диярлек үзенең һөнәре яки берәр кул эше белән дан тоткан. Бу кичне без тарихка сәяхәт кылдык. «Арча хәбәрләре» газетасы узган ел  «Традицияләр дәвам итә»  дигән мәкалә бастырган иде. Мәкалә  теге яки бу һөнәр белән шөгыльләнүче авыллар, сәүдәгәрләр,  фабрикалар һәм заводлар төзүче байлар белән тәфсилләп таныштыра. «Бөек Тукай Ватаны син, Арча» китабы һәм шушы мәкалә ярдәмендә без бу теманы ачып бирергә тырыштык.

      Арча үзенең милли читекләре белән дан тоткан. Бу турыда без тагын да тирәнрәк  сөйләштек. Бу һөнәрнең барлыкка килүе,  милли аяк киеме җитештерүнең башлангычы, Арча ПОНО тарихы турында сөйләп киттек. Кунакка без бу предприятиедә эшләгән кешене дә чакырдык. Ул предприятиедә эшләгән еллары, предприятиенең нәрсәләр эшләве турында  сөйләде.

     Кичә өчен презентация һәм  “Халык җәүһәрләре” дигән күргәзмә әзерләнде.    Күргәзмәдә  әдәбият та,  авылдашларыбызның кул эшләре дә тәкъдим ителде. Бу күргәзмә дәвамлы булачак һәм китапханәдә эшен дәвам итәчәк.

    Кичәгә кунак итеп бүгенге көндә күркәм кул эшләрен үзләренең тормыш юлдашлары итүчеләрне дә чакырган идек. Аларның эшләре күргәзмәдә урын алды һәм алар  үзләренең һөнәрләре белән безне дә таныштырдылар.  Бу эшне ничек һәм кайчан үзләштерүләре, кул эше белән шөгыльләнү аларга нәрсә бирүе турында сөйләп киттеләр.  Чыгышлар арасында концерт номерлары да куелды.