Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Татар теле - туган телем, киләчәгем, шатлык гөлем"

21 февраль - Халыкара туган тел көне.  Бу көнне без 5-9 сыйныф укучылары өчен "Татар теле - туган телем, киләчәгем, шатлык гөлем"дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә белән билгеләп үттек. Башта без бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштык. Соңыннан китапханәче балаларга туган телне саклауның мөһимлеге,  аның милли, этник гореф-гадәтләрне саклау, дөнья халыкларының күптөрлелеген  саклап калу факторы буларак та зур әһәмияткә ия булуы  турында сөйләде.  Быел бу тема аеруча актуаль, чөнки 2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде.  Әлеге кереш өлештән соң без туган тел турында шигырьләр укыдык, шулай ук җырлар да яңгырады. Балаларны танылган шәхесләрнең, язучыларның туган тел турында әйткән канатлы сүзләре белән таныштырдык. Соңыннан 6-7 сыйныф укучылары арасында КВН үткәрелде.

 Кичәне үткәрү өчен презентация һәм "Туган телнең һәрбер сүзен язам манып алтынга" дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде . Китап күргәзмәсендә тел турында китаплар да, шулай ук туган телне саклауга кагылышлы проблемалы мәкаләләр дә тәкъдим ителде.

  Кичәбезне татар халкының гимнына әверелгән Г.Тукайның "Туган тел" җырын күмәк башкарып тәмамладык.