Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Яз хәбәрчеләре"

                 1 апрель – Халыкара Кошлар көне уңаеннан китапханәдә “Яз хәбәрчеләре” исемле кичә- ярыш уздырылды. Башлангыч сыйныф укучылары ике командага бүленеп китапханәченең кошларга багышланган биремнәрен үтәделәр. “Карлыгач” һәм “Сыерчык” командалары йолдызлы сәгать уенында көч сынаштылар, кошларга багышланган табышмакларга җавап эзләделәр, кошлар тормышы турында сорауларга җавап биреп, блиц-сораштыруда ярыштылар. Шулай ук аларга кошлар турындагы шигырьләрне, җырларны да искә төшерергә туры килде.  Укучыларга  “Язны сәламли кошлар” китап күргәзмәсенә куелган әдәбият та тәкъдим ителде. Ә ахырдан укучылар белән табигатьтә һәм безнең тормышыбызда кошларның әһәмияте, аларга булышу, аларны саклау турында сөйләштек.