Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Гомрем минем моңлы бер җыр иде"

  15 февраль - патриот –шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шушы истәлекле датаны билгеләп үтү максатыннан мәктәп укучылары өчен “Гомрем минем моңлы бер җыр иде” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырдык.  Кичәне М. Җәлилнең сүзләренә язылган “Сагыну” җыры белән башлап җибәрдек.  Алга таба укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Балачакта бик зиһенле бала булуы,  комсомол эше белән ялкынланып эшләп узган яшьлеге турында сөйләнде.  Мәскәүдә чыгучы, Муса Җәлил эшләгән  “Октябрь баласы” журналында Казанбаш мәктәбе турында да мәкаләләр басылган булган икән. Бу тарихи фактка тирәнрәк тукталып киттек.  Тулырак итеп М. Җәлилнең сугыш чоры, әсирлектәге тормышы, "Моабит дәфтәрләре" җыентыгы турында сөйләдек. Укучылар яттан аның шигырьләрен укыдылар. Кичә барышында “Җырым белән җиңдем дошманны” исемле китап күргәмәсендәге әдәбиятка да күзәтү ясалды.

     Кичәбезне “Салют сиңа, Муса Җәлил” җыры белән тәмамладык.