Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Кәгазь китапмы әллә электрон китапмы?!"

   2022 нче ел Татарстан Республикасында цифровизация елы буларак игълан ителде.  Яшьләр белән шушы уңайдан диспут уздырдык.  Иң элек аларга цифровизациянең нәрсәне аңлатуын, бу тема алар өчен бигрәк тә кызыклы булуы турында сөйләп киттек. Бу елдан нәрсәләр көтәргә, үзебезгә нәрсәләр эшли торырга мөмкин – шулар турында фикер алыштык. Аннары яшьләргә электрон китаплар, аларны каян алырга, ничек кулланырга икәнен аңлаттык. Таткнигофонд, электрон китапханәләр, Татарстан Республикасының электрон китапханәсе сайты турында, авыл китапханәсенең сайты турында да сөйләдек.

   Диспутның икенче өлешендә  яшьләр белән китаплар, китап уку турында фикер алыштык, электрон китап белән кәгазъ китапларның уңай һәм тискәре якларын барлап чыктык. Хәзер инде куар кодлар аркылы да бик күп өстәмә мәгълүмат алып була. Бу ысулны бигрәк тә яшьләр һәм балалар журналлары редакцияләре киң куллана. Һәм балалар, яшүсмерләр үзләре дә анда кереп карарга яраталар. Яшьләргә, өлкән буыннан аермалы буларак,  китапның нинди форматта булуы  бик мөһим түгел.  Яшьләр бу өлкәдә үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.

      Сөйләшүне  “Яңа дөнья – яңа мөмкинлекләр” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамладык.