Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Шәфкатьлелек бизи кешене"

      3 декабрь –Халыкара инвалидлар көне, ә 1  декабрьдән 10 декабрьгә кадәр илебездә инвалидлар декадасы уздырыла. Арабызда яшәүче ярдәмгә мохтаҗларны социаль яклау, аларның күңеленә нур, яшәү дәрте өстәү максатында республикабызда күп эшләр башкарыла. Һәр ел саен бу ункөнлектә инвалидлар өчен төрле чаралар оештырыла.  Без дә бу декадада катнашып, инвалидларның өйләренә, барып хәлләрен белдек, аларга укырга әдәбият тәкъдим иттек. Ә мәдәният йортында  “Шәфкатьлелек бизи кешене”  исеме астында әхлак сәгате уздырдык. Китап укучыларга бу декаданың әһәмияте, һәр кешедә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек сыйфатлары булган очракта гына яшәешебез мәгънәле булуы турында сөйләп киттек. Авылыбыздагы ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне барладык. Һәм, әлбәттә инде, әдәбият өлкәсендә шундый авыр язмышка дучар булган язучылар, әдәби геройлар белән таныштырдык. Аларның китапларын укучыларга тәкъдим иттек.