Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Йөрәгенә шигырь оялаган"

Язучы, шагыйрь, әдәбият белгече, драматург Галимҗан Гыйльманов 1 февральдә үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы уңайдан башлангыч сыйныф укучылары белән “Йөрәгенә шигырь оялаган” исемле әдәби кичә уздырдык. Укучыларны башта язучының биографиясе һәм иҗат юлы белән таныштырдык. Г. Гыйльманов мәшһүр шагыйрь Ш. Бабичның авылдашы. Бу факт аның әдәбиятка кереп китүенә дә күпмедер дәрәҗәдә этәргеч булган, укучыларга бу турыда да әйтеп киттек. Аның беренче фәнни эше дә нәкъ менә Ш. Бабичка багышланган.

     Г.Гыйльмановның балалар әдәбиятына кереп китүе “Сабантуй” газетасына бәйле. Шушы редакциядә эшләгән чорда ул ныклап балалар өчен яза башлый.  Һәм зур уңышка да ирешә. Ул -  А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты. Укучылар китап күргәзмәсенә күзәтү тыңлап, аның берничә шигырен укып киттеләр. Аннан соң укучыларга, презентация слайдларында, язучының китапларында урын алган уенлы шигырьләрен, табышмакларын, башваткычларын тәкъдим иттек.

       Кичә китапханәченең йомгаклау сүзе һәм Г. Гыйльмановның “Мин – чын татар малае” шигырен уку белән тәмамланды.