Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Яңа бәхет, зур уңышлар алып килсен Яңа ел!"

      Яңа ел һәркем көтеп ала торган, һәркем яраткан бәйрәм.  Шуңа күрә бу бәйрәмне матур итеп оештыру өчен, без бөтен көчебезне куйдык. Яңа ел тамашасын клоуннар, Кыш бабай белән  Кар кызы,  инструменталь ансамбль, скетчлар,  җыр-бию, олылар да, балалар да катнаша торган күңелле уеннар бер-берсен алыштырып торды. Бик күп теләкләр теләнде. Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп биюләр оештырылды,  балалар рәхәтләнеп Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, күчтәнәчләр таратылды.

    Ахырдан авыл халкына лотерея уены тәкъдим ителде. Шул рәвешле  бәйрәм бик җанлы һәм күңелле узды.

   Бәйрәм унаеннан китапханәдә һәм Яңа ел каникулы вакытында  “Яңа ел – могҗиза, яңа ел – тылсым”   исемле китап күргәзмәсе эшләде.

  Казанбаш мәдәният йортында бәйрәм 30 декабрь көнне булса, Көтек авылында (күчмә китапханә)  авыл халкы өчен бәйрәм тамашасы 31 декабрь көнне урамда уздырылды. Шулай ук күмәк биюләр, җырлар, кызыклы, хәрәкәтчән  уеннар, лотерея уенын үз эченә алган бу бәйрәм дә бик күңелле һәм истә калырлык булды.