Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

Студентлар көне.

25 гыйнвар -Татьяна көне  - Россиядә истәлекле дата. 1755 елда императрица Елизавета Петровна Мәскәү университетын гамәлгә кую турындагы указга кул куйганнан соң, башта университетның туган көне, ә соңрак Россия студентлары бәйрәме буларак бәйрәм ителә башлый. 2005 елдан башлап 25 гыйнвар көне Россиядә рәсми рәвештә «Россия студентлары көне»буларак билгеләп үтелә. Бу көнне мәдәният йорты фойесында мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп укучылары һәм студентлар арасында бәйге уздырдык.  Иң элек без студентларны һәм булачак студентларны бәйрәм белән котладык. Аларны әлеге датаның барлыкка килү тарихы белән таныштырдык. Аннан соң ярышлар башланды. Биремнәр төрле иде, ярышучылар мәктәп программасы материалларын, татар халык мәкальләрен һәм табышмакларын искә төшерделәр, тапкырлыкта, җитезлектә һәм төрле катлаулы хәлләрдән чыгу юлын табу осталыгында  ярыштылар. Соңыннан жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләде,  бүләкләп китте. Барлык укучыларга да бары тик “яхшы” билгеләренә генә укуларын теләде.