Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Йолаларда халык рухы"

 2022 ел Россиядә халык мәдәнияты һәм матди булмаган  мәдәни мирасы елы буларак билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан китапханәдә “Ак калфак” клубы әгъзалары белән “Йолаларда халык рухы” исемле әдәби-фольклор кичә уздырылды. Кичә өчен “Ак калфакның йолдыз-сәйләннәре тоташтыра безнең юлларны” исемле китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә китаплардан тыш, авылдашларыбызның кул эшләре дә урын алды. Клуб әгъзалары белән милли йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне искә алып киттек. Татар халык авыз иҗаты жанрлары булган – мәкаль, табышмак, әйтем, җырларны искә төшереп, кич утыру, аулак өйләрдә уйнала торган уеннарны барладык. Табышмак, мәкаль-әйтем әйтеш уенын уйнап киттек. Клуб әгъзалары үзләренең гаиләләрендә нинди йолаларның үтәлүе турында да сөйләп киттеләр.  Татар халкының кул эшләрен кадерләп саклыйбыз, шулар белән бергә милли йолаларыбызны да саклый алсак иде.