Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Ленинград батырлыгы"

27 гыйнвар  - 872 көн дәвам иткән Ленинград камалышы өзелгән көн. Шул уңайдан мәдәният йортында киң катлам укучылар өчен “Ленинград батырлыгы” исемле тарихи белем сәтате уздырдык. Китап  укучылар белән Бөек Ватан сугышы тарихында әһәмиятле урын алган  Ленинград янындагы сугыш  хроникасы белән таныштык. Ачлык, эвакуация авырлыгы, Ладога күле аша сузылган  тормыш юлының мөһимлеге турында әңгәмәләр кордык. “Блокада икмәге” исеме астында тарихка кереп калган 125 грамм икмәк турында искә төшереп киттек.  Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалып, андагы китапларны укырга тәкъдим иттек. Шулай ук Ленинград сугышында катнашкан авылдашыбыз Сәгъдиев Мәгъсүт абый  турында да сөйләп киттек.

       Ахырдан укучыларга Ленинград блокадасына багышланган “Крик тишины” исемле фильм күрсәтелде.