Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Табигатькә дан җырлаучы"

Пейзаж жанрына нигез ташы салган бөек рус рәссамы И.И.Шишкинның тууына быел 190 ел булды. Шушы уңайдан   5-7 сыйныф укучылары өчен “Табигатькә дан җырлаучы” исемле изокалейдоскоп уздырылды. Укучылар И.И.Шишкинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Татарстанның Алабуга шәһәрендә туып үскән рәссам үз туган ягына, туган як табигатенә  һәрвакыт тугрылыклы булган. Кайда гына укыса да, каникул чорында гел Алабуга янындагы болын-кырларга игътибар биргән, хәтта чит илгә укырга киткән җирдән дә ул, сагынуына түзә алмыйча, бер елга алдан, кайтып, туган як табигатен сурәтләргә ашкынган. Укучыларга аның бигрәк тә менә шушы патриотизм хисләрен ачып бирергә тырыштым. Бигрәк тә урман тормышы мастерның стихиясе саналган. Шуңа күрә дә урман аның иҗатының күпчелек урынын алып тора.   Презентация ярдәмендә укучылар белән аның туган шәһәрендә эшләп килүче  Шишкинның музей –йортына сәяхәт кылдык, гаиләсе белән таныштык.  Очрашуыбызның икенче өлешендә укучыларга бөек рәссамыбызның картиналарын үз эченә алган калейдоскоп тәкъдим иттек. Алар игътибар белән картиналарны карадылар, үзләренең уй-фикерләре белән уртаклаштылар, күрсәтелгән картиналар буенча әзерләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Ахырдан укучыларга “Урманнар патшасы” исемле китап күргәзмәсенә обзор тәкъдим ителде.