Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Ак кәгазьгә төшә шигырь булып, күңелдәге хисләр, моңнарым"

  

              25 нче март көнне Казанбаш авылы мәдәният йортында үзешчән шагыйрь Рәфкать   Низамиевның  “Күңелемдә шигырь юллары” исемле тәүге  шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсе булды.

           Кичәдә китап укучыларны Низамиев Рәфкать Әхәт улының иҗаты белән генә түгел, ә тормыш юлы, гаиләсе белән дә таныштырдык.

         Алып баручы китап укучыларны китап бүлекләре буйлап сәяхәткә алып чыкты. Казанбаш мәктәбе укучылары, авыл яшьләре һәм автор үзе аларны шигырьләре белән таныштырдылар. Кичә барышында автор,   алып баручының сорауларына  җавап бирде, илһам килгән вакытта килеп чыга торган кызыклы мизгелләр белән таныштырды,   Ш. Камалның    “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектакленнән бер өзектә уйнап  катнашырга да өлгерде.

     Әлбәттә инде, кичәдә котлаулар да күп булды. Үзе дә иҗатка гашыйк Фәнис Тимашев Рәфкать абыйны котлап, аңа багышлап язылган шигырен укып китте, гаилә дуслары, Рәфкать абыйның шигырьләренә көйләр язучы  Дамир Шакирзянов авторны котлап үзенең җырларын башкарды,  яшь җырчы Раил Бакиев, авторның туганнары һәм тормыш иптәше изге теләкләрен теләделәр. 

         Кичә авыл үзешчәннәре башкаруындагы җырлар белән аралашып барды.

        Кичәне презентация һәм китап күргәзмәсе тулыландырды.