Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Сак булыгыз: замана чире"

1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу куркыныч чир, бик җиңел йога торган авырулар рәтендә булмаса да, соңгы елларда бөтен дөньяда таралуын дәвам итә һәм ул арта.  Яшүсмерләр белән уздырылган белешмә-мәгълүмат сәгатендә әлеге чир турындагы вәзгыятьне   аларга җиткеререгә тырыштык. Алып баручылар яшьләргә ВИЧ, СПИДның үзен ничек тотуы, аның белән зарарланмас өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында, үз-үзеңне саклауның мөһимлеге турында сөйләделәр. Бу белемнәрне  күргәзмәдәге төрле буклетлар, газета-журнал мәкаләләре  ярдәмендә дә ныгыттык. СПИД- җирдә яшәүчеләргә азгынлык, тотнаксызлык, әхлаксызлык өчен бирелгән җәзадыр, бәлки. “Үз хатасында юләрләр генә өйрәнә”,- дигән О.Бисмарк. Яшьләрне шушы кешенең сүзләренә колак салып, тормышка куркыныч янаучы  аянычлы хаталар ясаудан сак булырга чакырдык.