Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!"

      Һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләнеп үтелә.   Без дә авылыбыз әниләрен әлеге бәйрәмгә,  әдәби-музыкаль кичәгә чакырдык. Кичә авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнде. Әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар, изге теләкләр бик күп яңгырады. Әниләрнең сабырлыкларына, олы күңелле, бала җанлы булуларына мәдхия укылды.  Кечкенә балаларның матур биюләре әниләрнең күңеленә бигрәк тә хуш килде. 

        Фойеда урын алган “Җәннәт әниләрнең аяк астында” исемле китап күргәзмәсе дә  китап укучыларга тәкъдим ителде.